Югары Баграж авылында туып үсеп, бүгенге көндә Иске Зәй бистәсендә яшәүче Мария Романовна Тимофеевага 21 ноябрьдә 50 яшь тулды.

Кадерле кызым, туганыбыз Мария! Сине чын күңелебездән матур бәйрәмең – юбилеең белән котлыйбыз. Син һәрвакыт ачык йөзле, ярдәмчел, уңган-булган, тыйнак. Булганына шөкер итеп, һәр туган көнгә сөенеп яши беләсең. Хезмәттән тәм табып, кешеләрне, тормышны яратып яшисең. Син тырыш, гади, сабыр, ярдәмчел, кешелекле булуың белән безгә үрнәк. Кайгыларны да, шатлыкларны да бүлешүче туганың булу - безнең өчен олы бәхет. Сез киявебез Андрей белән матур гомер итәсез. Киләчәктә дә нигезегез ямьле, ризыклы, тыныч булсын. Балаларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, озак еллар исәнлектә-саулыкта, бергә-бергә яшәргә насыйп булсын. Изге күңелең картаймасын, бәхет-шатлык, куанычлар килеп торсын. Бүгенгедәй яшь, күтәренке күңелле булып кал.
Бәхетләрдән генә торган
Гомер язсын үзеңә.
Ак гөлләргә төренеп килсен
Гомереңнең көзе дә.
Бәхеттә дә, шатлыкта да кеше,
Туганына килеп сыена.
Исәнлектән аермасын Ходай,
Бергә булыйк гомер буена.
Иң изге теләкләр белән әниең, туганнарың Анна-Николай,
Николай-Светлана,
Михаил-Людмила. Безнең теләкләргә балаларыбыз һәм
барлык туганнар да кушыла.
Нет комментариев