Югары Баграж авылында туып үсеп, бүгенге көндә Зәй шәһәрендә яшәүче Петр Сергеевич Мухановка 3 июльдә 70 яшь тула.
Кадерле туганыбыз, сине ихлас күңелебездән гомер бәйрәмең - олы юбилеең белән котлыйбыз. Алтын куллы, төпле фикерле, хезмәт сөючән, олы җанлы, киң күңелле туганыбыз син. Гомерең буе гадел хезмәт белән, тормыштан тәм табып, гаиләңне җил-яңгырдан саклап, якыннарыңа нык-лы терәк, авырлык килгәндә таяныч булып яшисең. Синең аек фикерле булуың, күңелеңнең шат, көр булуы сокландыра. Һәр туар таңга куанып, аяк-кулларың, җаның-тәнең сызлаусыз булып яшәргә язсын. Сиңа тазалык, бәхет-шатлык, тигез гомер телибез. Туачак ал таңнарың шатлык белән башлансын, хәерле гомер язсын Ходай сиңа. Күңелең һәрчак тыныч, эшләрең гел уң булсын, йортыгызда нур балкып, шатлык-куаныч белән тулып торсын. Киләчәктә дә тормыш иптәшең Роза белән бер-берегезгә терәк-таяныч булып, газиз балаларыгызга, оныкларыгызга куанып, тигез тормышта, туганнарның җан җылысын тоеп, бергә-бергә озын-озак яшәргә насыйп булсын.
Гел кояшлы, киң һәм якты булсын,
Синең узар гомер юлларың.
Алда сине якты өмет булып,
Бәхет көтсен, сузып кулларын.
Гомер юлың озын-озак булсын,
Тигез тормыш аны бизәсен.
Гомерләрең бәхет белән үтсен,
Авырлыклар бер дә килмәсен.
Иң изге теләкләр белән
Осиповлар, Мухановлар,
Дятловлар гаиләләре.
Нет комментариев