Югары Баграж авылында яшәүче Георгий Александрович Мухановның 17 майда 60 яшьлек юбилее.

Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз!
Сине ямьле май аенда, кояш нурларының җаннарны җылыткан мизгелендә, якты дөньяга килгән иң олуг бәйрәмең, туган көнең белән тәбриклибез. Дөньяның саф һавасын сулап, ризыкларын татып, гүзәллеген күреп, үз аякларыңда нык басып торуың, балаларың, туганнарың белән бергә гомер кичерүең сине ифрат зур бәхетле итә. 60 ел эчендә Ходай биргән гомереңдә күпме авырлыклар күргәнсең, газаплар кичергәнсең, сынмагансың, сыгылмагансың, пар канатың белән бергәләп берсеннән-берсе чибәр, энҗе бөртегедәй балалар үстереп, хәзер шуларның уртасында балкып утырасың.
Ходай синең шул бәхетләреңә өстәп алгы көннәреңә ныклы сәламәтлек бирсен. Киләчәктә балаларың вә оныкларыңнан игелек, шәфкать күреп, тормышка сөенеп яшәргә язсын.
Синең тормыш безгә үрнәк,
Йөрәктә син кичен-иртәсен.
Сиңа насыйп булган бәхет-шатлык,
Яхшы көннәр мәңге бетмәсен.
Гомерләрең булсын бәхетле,
Бәхетләрең булсын гомерле.
Җирдә булган бөтен изгелекне
Бирсен Ходай сиңа бу көнне.
Ин изге теләкләр белән тормыш иптәше
Екатерина, кызлары Эльвира, Анюта, уллары Александр, Николай, кияүләре Юрий, Руслан,
оныклары Саша, Юлиана, Рамиль. Бу теләкләргә кодагыйларың да кушыла.
Нет комментариев