Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Югары Баграж авылында яшәүче Григорий Михайлович Лысмановка 5 октябрьдә 80 яшь тула.

01 октября 2021, 08:00

468

0

0

Югары Баграж авылында яшәүче Григорий Михайлович Лысмановка 5 октябрьдә 80 яшь тула.

Кадерле әтиебез, бабабыз, сине чын күңелдән гомер бәйрәмең – олы юбилеең белән котлыйбыз. Күңел күгең һәрчак аяз, йөзең көләч, саулыгың ныклы булсын. Туар таңнар бары шатлыклар гына алып килсен, хәерле гомерләр көтсен сине. Бәрәкәтле матур тормышта, балаларың һәм оныкларыңа куанып, тагын күп еллар безне сөендереп яшә. Сиңа сәламәтлек, җан тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр телибез. Һаман шулай киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып, озак яшәргә насыйп булсын.
Матур тормыш, сәламәтлек теләп,
Туган көнең белән котлыйбыз.
Шатлык белән озын гомер итеп
Яшәвеңне генә телибез.
Алда сине тыныч картлык көтсен,
Гел шатланып яшә дөньяда.
Без бәхетле, таянырлык кеше,
Кадерлебез тик син булганга.
Иң изге теләкләр белән кызларың Мария, Анастасия, Нина, улларың Михаил, Николай, киявең Геннадий, киленнәрең Раушания, Надежда, оныкларың Саша, Вова, Андрей, Альберт, Радик, Алиса, Вика.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев