Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Югары Баграж авылында яшәүче Константин Иванович Петровка 14 гыйнварда 50 яшь тулды.

15 января 2021, 08:31

556

0

1

Югары Баграж авылында яшәүче Константин Иванович Петровка 14 гыйнварда 50 яшь тулды.

Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз, сине шушы олы бәйрәмең белән тәбрикләп, нинди генә матур сүзләр әйтсәк тә аз булыр кебек. Син гаиләбезнең тоткасы, балалар дип ихластан куанып, барыбызны да кайгыртып яшәүче. Тормышны төптән җигелеп тарткан көчле ир асылы син. Без синең янәшәңдә, меңъяшәр имәннәргә ышыклангандай,  имин, тыныч гомер кичерәбез. Син – безнең олы терәгебез, таянычыбыз. Синдәй әти булу – олы бәхет, шатлык ул. Алдагы гомер юлыңда кайгы-хәсрәт күрмичә, балаларыңның  игелеген күреп, озын-озак яшәвеңне телибез. Сау-сәламәт булып, әниебезгә ныклы тормыш иптәше, якыннарыңа таяныч булып, балалар бәхетенә куанып яшәргә язсын иде. Гаиләбез имин булсын. Тигезлек белән гомер көзләрен дә, кышларын да кайгы-хәсрәтсез каршыларга язсын.
Гомер юлың озын-озак булсын,
Тигез тормыш аны бизәсен.
Гомерләрең бәхет белән үтсен,
Авырлыклар бер дә килмәсен.
Бүгенгедәй матур, көләч булып,
Нык-нык басып җирдә яшә син.
Озак еллар сау-сәламәт булып,
Яшен булып күкрәп яшьнә син!
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Светлана, балаларың Анатолий-Гөлинә,  Алина,  Иван,  оныкларың Артем, Аяна.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев