Югары Баграж авылында яшәүче Мария Сергеевна Осиповага 3 августта 70 яшь тула.
Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез, сине чын күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Син тирә-юньгә кояш нурлары кебек үзеңнең күңел җылыңны таратасың, һәр кешегә җаен табып, күңелен юатасың. Гомер юлыбызда таянычыбыз да, ышанычыбыз да, яклаучыбыз да син. Гомерең буе дөньялар түгәрәк, тормышлар мөбарәк булсын дип, балаларың өчен җан атып яшисең. Киләчәктә дә өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын, әтиебез белән балаларыгыз, оныкларыгызның игелеген күреп, сау-сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп, озын-озак яшәргә язсын иде! Көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен. Сиңа бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, сәламәтлек телибез.
Рәхмәт, әни, безгә гомер бирдең,
Төн йокламый карап үстердең.
Йөрәк җылың кушып барыбызга
Яшәр өчен ныклык, көч бирдең.
Безнең өчен күпме тырыштың син,
Уйландың син гомер юлыңда.
Онытмабыз, әни, төпле сүзең, зирәк фикерең,
Рәхмәт сиңа барысы өчен дә.
Сәламәтлек, бәхет, шатлык белән
Терәк булып безнең иңнәргә.
Пар канатлар булып әти белән
Талмый атла гомер үренә.
Иң изге теләкләр белән балаларың, килен-кияүләрең, оныкларың. Бу теләкләргә әтиебез дә кушыла. 3
Нет комментариев