Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Югары Баграж авылында яшәүче Петр Романович Мухановка 16 июльдә 60 яшь тулды.

19 июля 2019, 08:16

581

0

1

Гомер юлын якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык, кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз! Сине олы юбилең белән котлыйбыз. Безне аякка бастырып, олы юлга чыгарганчы әни белән сиңа күп сынаулар үтәргә туры килгәндер. Әниебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, яратып-сөеп, аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа. Без барыбыз да тормышта үз юлыбызны таптык, сезнең йөзгә кызыллык китермәскә тырышабыз. Син, әти, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, яшәү өлгебез. Син тормыш авырлыкларын җиңә килеп, балаларыңа, туганнарыңа сабырлык, изгелек, шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп яшисең. Һәрвакыт ягымлы,   йомшак күңелле генә булып калмыйча, кирәк вакытта кырыс та, таләпчән дә була беләсең. Әти, ата-ана  һәм туган кадерен белергә өйрәткәнең, туган нигезгә кайтканда кочак җәеп каршы алуың өчен бик зур рәхмәт сиңа. Син балаларыбызга да ягымлы бабай. Өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын, без - балаларыгыз, оныкларыгызның игелеген күреп, әни белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып озын гомер итегез. Алдагы көннәреңдә дә сау-сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде.
Әти! Сиңа язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, иртәләр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез. Картлык көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен. Гел шулай көләч, ягымлы йөзле булып кал. Безне сөендереп озын-озак яшә!
Сине яратып һәм хөрмәт итеп тормыш иптәшең, балаларың, 8 оныгың. Бу теләкләргә туганнар,  
кода-кодагыйлар да кушыла.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев