Югары Лоҗы авылында яшәүче авылдашыбыз Сәрия Фәйзерахман кызы Халиковага 14 гыйнварда 55 яшь тула.

Хөрмәтле авылдашыбыз, матур бәйрәмең белән котлап, сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Балачактан ук авыр тормыш юллары сине чыныктырган, нык булырга, авырлыклар алдында баш имәскә өйрәткән. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын.
Җир өстенең җем-җем ак карларын
Килә сиңа бүләк итәсе.
Дөньядагы матур сүзләрнең дә
Иң җылысын килә әйтәсе.
Тормыш юлың һәрчак балкып торсын,
Ягымлы, шат булсын күңелең.
Озын гомер, бәхет-шатлык белән
Бер кайгысыз үтсен гомерең.
Иң изге теләкләр белән авылдашлар исеменнән күршең Алсу.
Нет комментариев