Югары Лоҗы авылында яшәүче кадерле кешебез Кәшфинур Мөхәммәтҗан улы Солтановны ихлас күңелебездән гомер бәйрәме белән котлыйбыз.

Кадерле әтиебез, бабабыз, тормыш иптәшем, гел шундый тормыш сөючән, көчле рухлы, киң күңелле, ачык йөзле һәм яшь булып кал. Сиңа күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр телибез. Киләчәктә дә исән-сау булып, балаларың, оныкларың белән нигезебез тулып, гөрләп торсын иде. Сиңа күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез гомер, бәхетле картлык кичерүеңне телибез. Алдагы көннәреңдә, безнең шатлыкларга сөенеп, әниебез белән озын-озак яшәргә Ходай насыйп итсен иде.
Рәхмәт, әти, барысы өчен дә,
Без бәхетле синең яныңда.
Син зур терәк безгә авыр чакта,
Тормыш ямьле тик син барында.
Котлап сине туган көнең белән,
Ниләр теләсәк тә аз сыман.
Гомерең озын булсын, шатлык белән
Гөрләп яшә матур җәй сыман.
Изге теләкләр белән яраткан тормыш иптәшең, балаларың һәм оныкларың.
Нет комментариев