Югары Лоҗы авылында яшәүче Мәйсәрә Гали кызы Арсланованың - 70 яшьлек юбилее!
Әниебез - күп еллар «КАМАЗ-Авто-агрегат» заводында эшләп, ихтирам казанган кешеләрнең берсе. Лаеклы ялга чыккач, авылга кайтып, мал-туар һәм кош-корт асрап, мул тормышта яши. Кадерле әнкәебез, син безнең иң кадерле, иң якын кешебез! Син бер дигән хатын-кыз, ана, әби һәм хезмәт кешесе. Кайда гына эшләсәң дә, син алдынгылар рәтендә булдың, шуның өчен сине җитәкчеләр дә хөрмәт итә. Син олы йөрәкле, гадел, ярдәмчел. Кайчан кайтсак, якты йөз, тәмле ашларың белән каршылап, изге догалар белән озатып каласың. Син безгә әле дә терәк, киңәшче. Сиңа нинди генә теләкләр теләсәк тә, аз булыр сыман. Иң мөһиме, сиңа бәхетле картлык, күңел күтәренкелеге, бәхет-сәгадәт, сәламәтлек, шатлык-куанычлар телибез. Син - безнең һәрберебезгә сулар һава кебек кирәксең. Син безнең барыбызны да төп йортта җыеп торучы, яшәү көче бирүче, һәр эшкә канатландыручы. Без сине бик яратабыз!
Рәхмәт, әни, тудырганың өчен,
Төн йокламый безне бакканга.
Сабырлыгың белән күңелебезгә
Иман орлыклары салганга.
Рәхмәт, әни, кулларыңны сузып,
Бәхет теләп кылган догаңа.
Киңәш-табышыңны кызганмыйча,
Фатыйхаңны биреп торганга.
Иң изге теләкләр белән балаларың, оныкларың. Бу теләкләргә әтиебез, туганнарың да кушыла.
Нет комментариев