Югары Лоҗы авылында яшәүче Нәзирә Закир кызы Ибраеваның 19 гыйнварда туган көне.
Кадерле әниебез, әбиебез, сине чын күңелебездән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Дөньядагы бар назны үз күңелеңә сыйдырган, җан җылысы белән йөрәгебезне җылытып яшәүче, кадерледән-кадерле әниебез! Син бүген дә безнең таянычыбыз, яшәү көчебез. Тормыш юлың сынаулы-сикәлтәле булуга карамастан, сынмадың, сыгылмадың, сабырлык белән яшәргә өйрәндең. Барысы өчен дә рәхмәт сиңа, газизебез. Безне – балаларыгызны әтиебез белән үстереп, кеше иттегез, олы тормыш юлына бастырдыгыз. Киләчәктә дә безне сөендереп, тигезлектә, сәламәт булып яшәсәгез иде. Безне назлап үстергән кулларың беркайчан да сызламасын, аякларың гел йөгерек булсын. Без - балаларыңның игелегенә куанып, иминлектә гомер кичерсәң иде. Син булганда тормышыбыз имин, өебез ямьле безнең.
Рәхмәт сиңа, шәфкать тулы йөрәгеңә,
Рәхмәт ару-талу белмәс беләгеңә.
Рәхмәт хәстәр белән караган күзләреңә,
Юаныч һәм шатлык биргән сүзләреңә.
Ходай сиңа сәламәтлек бирсен,
Сызламасын аяк-кулларың.
Чирне белмә, кайгы күрмә,
Япь-яшь булып калсын күңелең.
Иң изге теләкләр белән әтиебез, барлык балаларың, килен-кияүләрең, оныкларың исеменнән кызың Наилә-киявең Рәшит, оныкларың Рамил-Ләйсән, Рамилә-Сергей, оныкчыкларың Ләйлә, Кәрим.
Нет комментариев