Югары Мәлем авылында гомер итүче Азия Мөхлисулла кызы Талипованың 25 августта олуг юбилее - 75 яше булды.
Югары Мәлем авылында гомер итүче безнең өчен бик тә кадерле булган әниебез, әбиебез, тормыш иптәшем Азия Мөхлисулла кызы Талипованың 25 августта олуг юбилее - 75 яше булды.
Кадерле әниебез! Сине шушы матур бәйрәмең белән ихлас тәбрик итәбез. Җылы җәйләрдән алган сөйкемлелегеңә, күңел халәтеңә бөтен җиһан сокланырлык. Синең янәшәңдә безгә тыныч, рәхәт, һәрчак бәйрәм. Бу тормышта җылы оябыз, тату гаиләләребез, дәрәҗәбез, кадеребез бар икән, димәк, болар барысы да синең тырышлыгың, күңел җылың, тормышны ихлас яратуың белән төзелгән. Тормышта сынмаска-сыгылмаска, кешеләрне һәм тормышны яратырга да син өйрәттең, безне кадерлебез. Күңелең гаҗәеп нечкә, сизгер, нәзакәтле. Ана кулы ташны да терелтергә сәләтле, диләр. Бу сүзләргә яшәгән саен ныграк инанабыз. Әнкәебез, синең ару-талу белмәс кулларың нинди генә тылсымнар тудырмый: тәмле ризыклар пешерәсең, бәйлисең, чигәсең, кыскасы, барысын да булдырасың. Туган йортыбыз җәен кышын да гөл-чәчәкләргә күмелеп утыра. Күңелең дә шул назлы чәчәкләрдәй пакь, матур синең. Бар гомереңне җаваплы хезмәт белән бәйләп, зарлануны белмичә, хезмәтеңә күңел биреп, яратып башкардың. Шәкертләрең илнең төрле почмагында төрле һөнәр ияләре. Һәрчак сине зур хөрмәт итеп, бүгенге көндә дә хәл–әхвәлләр белешеп торалар.
Киләчәктә дә Аллаһы Тәгалә сиңа исәнлек- саулык бирсен, барыр юлың озын, якты, аяз, имин булсын. Шатлык-бәхет, күңел тынычлыгы белән әткәебез янәшәсендә хәерле озын гомер итүегезне телибез. Якты йөзең, тәмле ашларың, җылы сүзләрең өчен мең рәхмәт сиңа, кадерлебез! Озак яшә, иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе сине беркайчан да ташламасын.Тән сихәтлеге, күңел тынычлыгы белән безгә яшәеш чыганагы булып балкып яшә.
Гомер буе, әнкәй, ак бәхетләр
Яусын әле йөргән эзеңә.
Безгә кылган бөтен яхшылыгың
Меңе белән кайтсын үзеңә.
Бүген синең туган көнең,
Җыелыштык яныңа.
Рәхмәт әйтеп баш иябез
Бүген синең алдыңда.
Иң изге теләкләр белән балаларың, оныкларың, оныкчыгың һәм әткәебез.
Нет комментариев