Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Югары Мәлем авылында гомер итүче Расим Миргалим улы Фәсхетдиновка 2 октябрьдә 55 яшь тула.

28 сентября 2018, 09:31

833

0

0

Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез! Сине чын күңелебездән олы юбилеең белән котлыйбыз. Син безнең олы терәгебез, таянычыбыз. Без синең янәшәңдә, сиңа ышыкланып, тыныч, имин гомер кичерәбез. Бүгенге матур тормышыбыз өчен зур рәхмәт сиңа. Гомер юлыңда кайгы-хәсрәт күрмичә, гаилә, балалар шатлыгына куанып, озак еллар бергә гомер итәргә язсын. Синең йөзеңдә бәхет  чаткылары сүнмәсен, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы булсын.  Тигезлек белән гомер көзләрен дә, кышларын да имин каршыларга язсын.
Гаиләбез ныклы булсын өчен
Синең җылы, синең наз кирәк.
Синдә генә, бары синдә генә
Барысын сыйдыручы зур йөрәк.
Гомерләрең озын булсын синең,
Бәхетләрең булсын гомерле.
Белеп яшә: безнең өчен җирдә
Син иң изге һәм иң кадерле.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, кызларың, оныгың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев