Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Югары Мәлем авылында тормыш итүче Рузилә Ярулла кызы Фәсхетдинованың 8 июньдә 50 яшьлек юбилее булды.

10 июня 2022, 06:00

379

0

0

Югары Мәлем авылында тормыш итүче Рузилә Ярулла кызы Фәсхетдинованың 8 июньдә 50 яшьлек юбилее булды.

Югары Мәлем авылында тормыш итүче Рузилә Ярулла кызы Фәсхетдинованың 8 июньдә гомер бәйрәме - 50 яшьлек юбилее булды.
Кадерле әниебез, әбием, тормыш иптәшем, сине шушы матур бәйрәмең белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Син әтиебез өчен тугры тормыш иптәше дә, безнең өчен – шат күңелле һәм кайгыртучан әни дә, оныгың өчен яраткан әби. Барыбыз өчен дә син бик кирәк һәм зур терәк. Кадерлебез, сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле булып, балаларыңның игелеген күреп, әти белән бергәләп озак яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә.
Син бит, әни, безнең өчен кояш,
Синнән нурлар алып яшибез.
Озак яшә, әни, мәңге яшь бул,
Иң кадерле, якын кешебез.

Иң изге теләкләр белән кызларың Дилә, Алсу, киявең Рөстәм, оныгың Камил. Безнең теләкләргә әтиебез Рәсим да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев