Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Югары Мәлем авылында туып үсеп, бүгенге көндә Иске Зәй бистәсендә яшәүче кадерле кодагыебыз Әнисә Мөсләхетдин кызы Минееваны чын күңелдән матур юбилее белән котлыйбыз.

23 марта 2018, 10:32

882

0

0

Югары Мәлем авылында туып үсеп, бүгенге көндә Иске Зәй бистәсендә яшәүче кадерле кодагыебыз Әнисә Мөсләхетдин кызы Минееваны чын күңелдән матур юбилее белән котлыйбыз.

Олы йөрәкле, юмарт, киң күңелле, һәркемгә  ярдәмчел, сабыр холыклы син,  туганнарыңа, якыннарыңа мәрхәмәтле булып, күркәм гомер кичерәсең. Ходай биргән һәр көнгә куанып, булганына шөкер итеп, тормыштан тәм табып, балалар, хәзер инде оныгың бәхетенә сөенеп яши беләсең. Киләчәк көннәрең өметле, куанычлы, имин булсын. Сиңа язларның ләйсән яңгырлысын, җәйләрнең кояшлысын, көзләрнең мул ризыклысын, кышларның ак карлысын телибез.   Киләчәктә дә һәр туар таңга куанып, гаилә иминлегендә,  пар канатлы булып, кода белән бергә тигезлектә, балаларыгыз һәм оныгыгызның игелекләрен  генә күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез.
Бүгенгедәй матур, көләч булып,
Нык-нык басып җирдә яшә син.
Озак еллар сау-сәламәт булып,
Яшен булып күкрәп яшьнә син!
Бәхетләрдән генә торган
Гомер язсын үзеңә.
Ак гөлләргә төренеп килсен
Гомереңнең көзе дә.
Иң изге теләкләр белән кодаң-кодагыең. Бу теләкләргә балалар һәм оныгың да кушыла. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев