Югары Мәлем авылында туып үсеп, бүгенге көндә Иске Зәй бистәсендә яшәүче Расим Фәйзулла улы Хафизовка 1 декабрьдә 80 яшь тулды.
Югары Мәлем авылында туып үсеп, бүгенге көндә Иске Зәй бистәсендә яшәүче Расим Фәйзулла улы Хафизовка 1 декабрьдә 80 яшь тула.
Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз, сине чын күңелдән гомер бәйрәмең – олы юбилеең белән котлыйбыз. Озын гомер юлыңда газиз башкайларың ниләр генә кичермәгән, авырлыкларның ачысын-төчесен күргәнсең. Аңа карамастан, нык булгансың, сынмагансың-сыгылмагансың. Син гади һәм матур яшәдең, синең тормыш һәм хезмәт юлың күпләр өчен сокланырлык. Әниебез белән балаларыгызны кеше итеп, олы тормышка бастырдыгыз. Рәхмәт сезгә барысы өчен дә. Ходай сине саулыктан аермасын. Туар таңнар бары шатлыклар гына алып килсен, хәерле гомерләр көтсен сине. Әниебез белән бергә бәрәкәтле матур тормышта, балаларыгыз һәм оныкларыгызга куанып, бер-берегезгә терәк булып, тагын күп еллар безне сөендереп яшәгез. Сиңа сәламәтлек, җан тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр телибез.
Сиңа булган теләк-рәхмәтләрне
Бездән, әти, кабул ит әле.
Озак еллар безне сөендереп,
Гомер йомгагыңны сүт әле.
Изге теләк, җылы сүздән башка
Таба алмыйбыз олы бүләкне.
Безнең өчен бик тә кадерле син,
Бик тә якын, бик тә кирәкле.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Һидая, улларың-киленнәрең, кызың-киявең, оныкларың, оныкчыкларың.
Нет комментариев