Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Югары Мәлем авылында туып-үсеп, бүгенге көндә Зәй шәһәрендә яшәүче Гамир Госман улы Таҗетдиновның 8 ноябрьдә 80 яшьлек юбилее.

03 ноября 2021, 07:05

525

0

0

Югары Мәлем авылында туып-үсеп, бүгенге көндә Зәй шәһәрендә яшәүче Гамир Госман улы Таҗетдиновның 8 ноябрьдә 80 яшьлек юбилее.

Кадерле Гамир абый, Сезне ихластан олуг юбилеегыз белән котлыйбыз. Сез - күп еллар мәгариф тармагында хезмәт куеп, хуҗалык җитәкчесе, дәүләт хезмәткәре булып эшләп, районда абруй казанган, олы хөрмәткә лаек күркәм затлардан. Тормыш сукмаларыгызны бары күркәм гамәлләр бизи. Кайда гына хезмәт куйсагыз да, халык ихтирамын казанып, һәр мизгелне кабатланмас итеп яшәвегез сокландыра. Ярдәмчел, туган җанлы, киң күңелле, зирәк акыллы киңәшче булуыгыз белән безгә яшәү өлгесе Сез. Гаиләгез матур, бөтен, тормыш иптәшең Минзилә апа һәр башлангычыңда фикердәш.
Юбилеегыз котлы, туар-таңнарыгыз өметле, гомерегез хәерле булсын. Алга таба да егетләрчә җитез, һәр нәрсәдә актив булып, сәламәтлектә, иминлектә яшәргә язсын. Алдагы көннәрдә тормыш иптәшегез, кызларыгызга таяныч, туганнарыгызга терәк булып, бергә-бергә яшәргә насыйп әйләсен. Гел шулай якты йөзле, киң күңелле булып, күңел яктылыгыгызны башкалар белән бүлешеп, райондашлар ихтирамын, якыннарыгыз күңел җылысын тоеп шатлыклы гомер кичерегез.
Сезнең тормыш юлы - матур тарих,
Күпләр өчен үрнәк булырлык.
Рәхмәт, дибез, Сезгә чын йөрәктән,
Сезнең гомер — безнең горурлык.
Тирән хөрмәт белән Алмаз һәм Алсу Талиповлар.
Бу теләкләргә барлык Ялчыгол оныклары да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев