Югары Мәлем авылында туып үсеп, бүгенге көндә Зәйдә яшәүче Радик Әшрәфулла улы Төхвәтуллинга 8 майда 80 яшь тула.

Кадерлебез безнең, сине ихлас күңелдән олы юбилеең белән котлыйбыз. Тормыш кешелеккә зур сынаулар куя. Син гомер юлыңдагы киртәләрне акыл көче белән җиңдең. Тырыш, максатчан, кешеләргә, туганнарга, барлык якыннарга ярдәмчел син. Синең безгә әйткән һәр сүзең, һәр кылган гамәлең савап булып ирешеп барадыр, чөнки синең бала җанлы, сабыр, мәрхәмәтле йөрәгең безнең шатлыкларга куанырга сәләтле. Синең кебек миһербанлы, саф күңелле кешеләр бик сирәк. Күп еллар мәдәният өлкәсендә эшләп, абруй казандың, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек булдың. Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, имин тормыш, озын гомер кичерүеңне телибез. Һәр туар таңга куанып, аяк-кулларың, җаның-тәнең сызлаусыз булып яшәргә язсын. Туачак ал таңнарың шатлык белән башлансын, хәерле гомер язсын Ходай сиңа.
Йөрәгеңә җыйган яхшылыклар
Изгелекләр булып кайтсыннар.
Туар таңнар алып килсен сиңа
Сәламәтлек, бары шатлыклар!
Котлап сине бәйрәмең белән
Без телибез шатлык-сөенеч.
Урап үтсен сине һәрвакытта
Сагыш уты, борчу-көенеч.
Иң изге теләкләр белән сеңлең Гөлия, Хафизә-Равил, Мирас-Әнисә һәм аларның балалары, Гөлфия апаның балалары.
Нет комментариев