Югары Мәлем авылында туып-үсеп, бүгенге көндә Зәйдә яшәүче Рита Вагыйзь кызы ӘХМӘТОВАНЫҢ 26 июньдә юбилее.
Кадерле кыз туганыбыз, сине ихластан 55 яшьлек юбилеең - гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Гомереңне китапханә эшенә багышлап, матур эш алымнары, нәтиҗәле хезмәт белән хезмәттәшләрең арасында ихтирам һәм абруй казандың. Гаиләдә дә үрнәк әни син, кызың Рамиләгә ныклы тәрбия һәм югары белем бирдең. Өлкән яшьтәге әниебез дә синең тәрбиядә. Олы йөрәкле, киң күңелле, ярдәмчел, сабыр холыклы син. Һәр көнгә куанып, хезмәттән, тормыштан тәм табып, булганына шөкер итеп, сөенеп яши беләсең. Юбилеең мөбарәк, гомер юлың сикәлтәсез һәм куанычлы булсын. Йөзеңдәге шатлык нурлары беркайчан да сүнмәсен, иминлек, сихәтлек, бәхет-сәгадәт, кайгы-хәсрәтсез көннәр, бәрәкәтле тормыш телибез. Таңнарның алсуы, тормышның матуры, шатлыклысы, куанычлысы әле алда көтеп торсын үзеңне!
Гел кояшлы, киң һәм якты булсын
Синең узар гомер юлларың.
Алда сине якты өмет булып,
Бәхет көтсен сузып кулларын.
Чын күңелдән туган көнең белән
Котлап сине кояш елмая.
Үзгәрмә син, май кояшы сыман
Балкып яшә якты дөньяда.
Иң изге теләкләр белән Зыятдиновлар, Вәгыйзовлар гаиләләре исеменнән апаң Венера, абыең Илшат.
Бу теләкләргә әниебез дә кушыла.
Нет комментариев