Югары Мәлем авылында яшәүче Илсөяр Суфиян кызы Насыйровага 1 гыйнварда 55 яшь тула
Кадерле әниебез, әбиебез, сине чын күңелебездән матур юбилеең белән котлыйбыз. Дөньяның бар матурлыгын йөрәгенә сыйдырган, уңган-булган хуҗабикә, балаларын өзелеп яратучы әни, кадерле әби син. Җирдә аклык чәчеп яшәвеңә куанабыз. Синең янәшәбездә булуың җанга бетмәс җылы бирә, борчу-мәшәкатьләрне оныттыра. Ныклы сәламәтлек, имин көннәр насыйп булсын сиңа. Әниебез! Киләчәктә дә барыр юлларың озын, саулыгың нык-лы, табының мул, сыйлы булсын. Без – балаларың, оныкларыңның шатлыкларына куанып, исәнлектә-саулыкта, искәрмәс куанычлар, җан тынычлыгы белән озын-озак яшәргә насыйп итсен. Таңнарның – алсуы, тормышның матуры, нурлысы, шатлыклы, куанычлысы әле алда булсын. Тормыш юлың мул, сыйлы, бәрәкәтле, шифалы булсын, бәхет-шатлык, куанычлар килеп торсын, озын-озак гомер кичерергә насыйп итсен. Без сине яратабыз, хөрмәт итәбез.
Бүгенгедәй гел елмаеп яшә,
Күзләреңдә нурлар сүнмәсен.
Тормышыңда бәхет юлдаш булсын,
Авырлыклар һич тә килмәсен!
Сагыш белмә, борчу хисләр синнән
Ерак йөрсен, якын килмәсен.
Тормышыңны гел шатлыклар,
Ак бәхетләр генә бизәсен.
Иң изге теләкләр белән улың Илназ, киленең Ландыш, оныкларың Фидан, Азамат.
Нет комментариев