Югары Мәлем авылында яшәүче кадерле әниебез Фәнзия Нәгыйм кызы Николаеваны Әниләр көне белән ихлас күңелебездән котлыйбыз.
Әни... Өч хәрефтән торган бу сүздә күпме наз, җылылык, күңел тойгысы! Әниебез, безнең иң кадерле, иң сөйкемле кешебез, гаиләбезнең ышанычлы терәге син, ярдәмчел, һәрвакыт безнең өчен тырышып яшисең. Рәхмәт сиңа барысы өчен дә. Якты йөзеңнән елмаю һәм шатлык китмәсен. Тормышыбыз синең белән җылы, ямьле, рәхәт! Һәрчак яныбызда булсаң иде, әни! Чын күңелдән сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге, әтиебез белән тигез тормыш, озын гомер телибез сиңа.
Бу дөньяда берни җитә алмый,
Әниле булуларга.
Ничек рәхәт бит ул өйгә кайту
Сине көтәр кеше булганда.
Сине яратып улың Руслан, киленең Алина.
Нет комментариев