Югары Мәлем авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, яраткан әтиебез, бабабыз Зәкиҗан Нурмөхәммәт улы Насыйровка 16 мартта 80 яшь тулды.
Алтын куллы, төпле фикерле, хезмәт сөючән, олы җанлы, киң күңелле әтиебез, сине чын күңелдән олы юбилеең – гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа нык-лы сәламәтлек, имин тормыш, озын гомер телибез. Син һәрвакыт сабыр холык-лы, игелекле, ярдәмчел һәм кешелекле булдың. Әтиебез, син без – балаларың өчен ныклы терәк. Әниебез белән барыбызны төп нигезгә җыеп, оныкларыгызга куанып, кадерләп яшисез. 80 ел гомерне матур итеп, сынатмыйча яши белү – үзе мәртәбә. Барысы өчен дә чиксез рәхмәт сиңа. Киләчәк көннәреңдә дә балалар-оныклар игелеген күреп, әниебез белән бер-берегезгә куаныч-терәк булып, тигезлектә гомер итәргә язсын. Бәхетле, матур картлык, җан тынычлыгы, сөенечле гомерләр насыйп булсын.
Әтиле йорт – ныклы нигез,
Әти булу – зур терәк.
Әтиебез, сәламәт бул,
Син барыбызга бик кирәк.
Син бит безнең өчен җылы кояш,
Синнән нурлар алып яшибез.
Озак яшә, картаюны белмә,
Иң кадерле, газиз кешебез!
Иң изге теләкләр белән улларың-киленнәрең, кызың-киявең, оныкларың, оныкчыкларың. Безнең теләкләргә әниебез дә кушыла.
Нет комментариев