Югары Мәлем авылында яшәүче Миргасыйм Мөхәммәтдин улы Сибгатуллинга 25 июньдә 60 яшь тула

Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз! Сине чын күңелебездән олы юбилеең белән котлыйбыз. Тормышны төптән җигелеп тарткан көчле ир асылы син. Без синең янәшәңдә, меңъяшәр имәннәргә ышыклангандай, имин, тыныч гомер кичерәбез. Син – безнең олы терәгебез, таянычыбыз. Синдәй әти булу – олы бәхет, шатлык ул. Алдагы гомер юлыңда кайгы-хәсрәт күрмичә, гаиләңә, балаларыңа куанып, озак еллар гомер итәргә насыйп булсын. Сау-сәламәт булып, әниебезгә ныклы тормыш иптәше, якыннарыңа таяныч булып, имин яшәргә язсын иде. Киләчәктә дә барыр юлларың озын, саулыгың ныклы, киләчәгең өметле, табыннарың мул, сыйлы булсын. 60 яшь ул – гомерләрнең көзгә авышкан иң тансык, иң куанычлы мәле генә әле. Алда алтын көзләре, аклыкка күмелгән кышлары бар. Алар да үз чиратында бәхет-шатлык, куанычлары белән килсен.
Изге теләк, җылы сүздән башка
Таба алмыйбыз олы бүләкне.
Безнең өчен бик тә кадерле син,
Бик тә якын, бик тә кирәкле.
Бүгенгедәй матур, көләч булып,
Нык-нык басып җирдә яшә син.
Озак еллар сау-сәламәт булып,
Яшен булып күкрәп яшьнә син!
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Ольга, балаларың Светлана, Виктор, Гөлназ, оныкларың Настя, Матвей, киявең Виктор
Нет комментариев