Югары Мәлем авылында яшәүче Нәсим Зәкиҗан улы Насыйровка 1 мартта 50 яшь тула.
Кешенең гомер юлы агымсулар кебек бертуктаусыз ага да ага. Якты кояш астында үз урыныңны табып, каршылыкларны җиңә барып, сынмыйча-сыгылмыйча яшәү өчен зур ихтыяр көче, яшәү дәрте, тормыш юлындагы киртәләрне иңгә-иң куеп узар өчен дуслар, туганнар кирәк. Син җаның-тәнең белән эшкә бирелгән кеше, гаиләдә ышанычлы ир, ныклы таяныч, үрнәк әти, изге күңелле ул һәм туган да. Алдагы көннәреңдә дә бары бәхеттә-куанычта, сихәтлектә-саулыкта, балаларыңның игелеген күреп, туганнарыңның җан җылысын тоеп, имин тормышта яшәвеңне телибез. Киленебез Раушания белән бер-берегезгә терәк булып, иңне-иңгә куеп, тигез, матур озын гомер кичерергә, балаларыгызның бәхет-тәүфыйгын күрергә насыйп булсын иде. Тормышыгыз мул, шатлык-куанычларга бай булсын.
Туган көнең белән котлап, чын күңелдән
Теләкләрнең телибез иң изгесен.
Булган сәламәтлек сине ташламасын!
Барыр юлың гөлгә күмелсен!
-Мин бәхетле!-диеп яшәү язсын сиңа!
Язмышыңа бул син рәхмәтле.
Кояш нурын үз күзләрең белән күреп
Җиргә басып йөреп, бәхетле!
Иң изге теләкләр белән әти-әниең. Бу теләкләргә улларыбыз-киленнәребез, кызыбыз-киявебез дә кушыла.
Нет комментариев