Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Югары Мәлем авылында яшәүче Нәсим Зәкиҗан улы Насыйровны юбилее белән котлыйбыз

01 марта 2019, 08:45

710

0

1

Нәсим – матурым! Бүген гомер мизгелеңнең матур бәйрәме. Тормыш бас-кычлары аша күтәрелеп, 50 яшеңне тутырдың.
Кадерлебез, син безнең тормышыбыз терәге, нигезебез ныклыгы. Бу дөньяда җылы оябыз, тату гаиләбез, кадеребез бар икән, болар барысы да синең тырышлык, күңел җылың, тормышны ихлас сөюең белән төзелгән. Күңелең гаҗәеп нечкә, сизгер, нәзакәтле синең.
Киләчәктә дә алтын кулларыңның җылысын, күңел яктылыгыңны тоеп яшәргә язсын безгә. Гаиләдә ышанычлы ир, ныклы таяныч, үрнәк, киң күңелле  әти син. Балаларым, гаиләм дип сөенеп яшисең, дөнья көтәсең, барын да булдырырга тырышасың. Изге күңелле, кешелекле булуың белән туганнарыңның, дусларыңның ихтирамын тоеп яшисең.  Сиңа бер кайгысыз имин көннәр,  күңел тынычлыгы, бәрәкәтле тормыш телибез. Киләчәктә дә балаларыбызның игелеген күреп,  бергә тигез тормышта,  бәхетле озын гомер кичерергә язсын. Алга таба да шулай гөрләшеп, куанышып яшәргә насыйп булсын.
Син ул минем куанычлы ярым,
Терәгем һәм якын сердәшем.
Өмет тулы якты киләчәгем,
Шатлыклардан тамган күз яшем.
Минем парым, ныклы терәгем син,
Асыл ярым, керсез йөрәгем син.
Саф күңел теләгән теләкләрдән
Кабул булган изге теләгем син.
Сине яратып тормыш иптәшең  Раушания. Минем теләкләргә балаларыбыз Нәфис, Регина,  Диләрә дә кушыла.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев