Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Югары Мәлем авылында яшәүче Рафил Таҗи улы Ганиевка 24 августта 80 яшь тула.

23 августа 2018, 15:40

766

0

1

Кадерле әтиебез, бабабыз,  сине чын күңелебездән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Озын гомер юлыңда газиз башкайларың ниләр генә кичермәгән, авырлыкларның ачысын-төчесен күргәнсең. Аңа карамастан, нык булгансың, сынмагансың-сыгылмагансың. Син гади һәм матур яшәдең, синең тормыш юлың күпләр өчен сокланырлык. Күпне күрсәң, күпне кичсәң дә, мәрхәмәтле күңелеңнән бүген дә изгелек, мәрхәмәтлелек, нур бөркелеп тора.  Сиңа саулык-сәламәтлек, бәхетле картлык телибез. Әле күп еллар бәхетле әти,  яраткан бабай булып, имин бәрәкәтле тормышта  яшәргә язсын иде. Рәхмәт сиңа барысы өчен дә.  Йортыбызның яме, сүнмәс кояшы булып, балалар һәм оныкларыңның игелеген тоеп, озын гомер кичерергә насыйп булсын.
Сиңа булган теләк-рәхмәтләрне
Бездән, әти, кабул ит әле.
Озак еллар безне сөендереп,
Гомер йомгагыңны сүт әле.
Төрле чакны күргәнсеңдер, әти,
Йөрәгеңдә күптер яра да.
Киңәшчебез, терәгебез булып,
Озак яшә безнең арада.
Иң изге теләкләр белән барлык балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың, оныкчыгың.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев