Югары Мәлем авылында яшәүче Раиф Рафаэль улы Гибадуллинга 2 гыйнварда 60 яшь тула.
Кадерлебез! Без сине ихлас күңелебездән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме – алдагы гомер елларында тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, кайгы-хәсрәтсез үтәргә язсын. Син – тормыш сөючән кеше, җиңең һәрвакыт сызганулы. Көр күңелле, нык рухлы булып, тормышыбызга ямь өстәп яшисең. Син безнең тормышыбыз терәге. Без сиңа, әти, Аллаһы Тәгаләдән сәламәтлек сорыйбыз, әниебез белән якты өебездә озын-озак яшәвегезне телибез. Күңелең һәрвакыт бүгенгедәй яшь булсын, синең җан җылыңны тоеп, без – балаларың белән бергә әле бик күп елларны каршыларга язсын. Гел шундый тормыш сөючән, көчле рухлы, киң күңелле, ачык йөзле һәм яшь булып кал. Киләчәктә дә исән-сау булып, балаларың, оныкларың белән нигезебез тулып, гөрләп торсын иде.
Рәхмәт, әти, барысы өчен дә,
Без бәхетле синең яныңда.
Син зур терәк безгә авыр чакта,
Тормыш ямьле тик син барында.
Котлап сине туган көнең белән,
Ниләр теләсәк тә аз сыман.
Гомерең озын булсын, шатлык белән
Гөрләп яшә, матур җәй сыман.
Иң изге теләкләр белән балаларың, оныкларың.
Бу теләкләргә әниебез дә кушыла.
Нет комментариев