Югары Мәлем авылында яшәүче зур хөрмәткә лаек ветеран укытучы Азия Мөхлис кызы Талиповага 25 августта 75 яшь тула.

Югары Мәлем авылында яшәүче зур хөрмәткә лаек укытучым Азия Мөхлис кызы Талиповага 25 августта 75 яшь тула.
Хөрмәтле Азия апа, Сезне чын күңелемнән гомер бәйрәмегез – матур юбилеегыз белән котлыйм. Сез бөтен гомерегезне балалар белән эшләүгә багышлаган кеше. Балаларны ихлас яратып, үз эшегезне күңел биреп, ихластан башкарган чын укытучы булдыгыз. Көчле рухлы, бик сабыр, тыйнак, уңган Сез. Гаилә тормышыгыз да соклангыч. Тормыш иптәшегез Мингасыйл абый белән тәрбияле балалар үстердегез, бүген оныкларыгыз белән горурланып, алар өчен сөенеп яшисез. Бу матур тормыш юлы артында күпме акыл зирәклеге, сабырлык, уңганлык ята. Авылдашлар арасында да ихтирамыгыз зур. Бүген дә чибәр, кызыксынучан, белемле Сез, Азия апа. Киләчәктә дә тормышыгыз бүгенгедәй матур булсын. Исәнлек-саулык, бәхет, шатлык-куанычлар гына телибез. Якыннарыгызның игътибар-ихтирамын тоеп, тынычлыкта, иминлектә, тигезлектә яшәргә насыйп булсын. Кәефегез – күтәренке, сәламәтлегегез - какшамас, гомерегез озын булсын.
Сагыш белмәгез, борчу-хисләр Сездән
Ерак йөрсен, якын килмәсен.
Тормышыгызны гел шатлыклар,
Ак бәхетләр генә бизәсен.
Гел шатланып яшәгез, хәсрәт күрмәгез,
Тыныч булсын һәрчак күңелегез.
Бәрәкәтле, матур тормыш Сезгә,
Якты булсын туар көннәрегез.
Сезне хөрмәт итеп укучыгыз
Гөлия Төхвәтуллина.
Нет комментариев