Югары Пәнәче авылында гомер итүче кадерле әниебез, әбиебез, тормыш иптәшем Әлфия Равил кызы Галиуллинаны гомер бәйрәме - 60 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.
Югары Пәнәче авылында гомер итүче кадерле әниебез, әбиебез, тормыш иптәшем Әлфия Равил кызы Галиуллинаның гомер бәйрәме - 60 яшьлек юбилее! Без сине чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз!
Көннәрең шатлык белән үтсен, йөзеңнән елмаю китмәсен, гомер юлың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, әтиебез белән бергә матур итеп яшәгез! Әниебез гомерен балаларга белем бирүгә багышлады. Авылыбызда гына түгел, районда да хөрмәткә лаеклы кеше! Синең биргән белемнәрең, үгет-нәсихәтләрен бүген авыр тормышта дөрес юлдан тайпылмыйча, гел алга барырга ярдәм итә. Укучыларыңның хөрмәтендә көч-дәртең, энергияң сүнмичә эшләргә язсын!
Сау-сәламәт, шат һәм көләч бул,
Иксез- чиксез булсын бәхет мизгелләрең!
Ходай сина озын гомер насыйп итсен,
Сина юллыйбыз теләкләрнен изгеләрен!
«Әни!» диеп дәшү - шундый рәхәт,
Рәхмәт, әни, һәммәбездән рәхмәт.
Әни булдын, әни булып калдың -
Һәр көнеңне безнең өчен яшәп!
Ин изге теләкләр белән балаларың Гүзәл-Салават, Илдар-Гөлнара, Эльмира-Илсур, оныкларың Амир, Энҗе, Рияз, Илдан. Безнең теләкләргә әтиебез дә кушыла.
Нет комментариев