Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Югары Пәнәче авылында гомер кичерүче Нәкыя Гали кызы Кашаповага 25 гыйнварда 90 яшь тула.

24 января 2020, 08:41

720

0

7

Кадерлебез безнең! Син олы йөрәкле, сөйкемле, ачык мөлаем йөзле, нур балкып торган кеше! Балачактан ук авыр тормыш юллары сине чыныктырган, нык булырга, авырлыклар алдында баш имәскә өйрәткән. Синең тормыш юлың җиңелләрдән булмады.  Яшьли тол калып, ике улыңны берүзең аякка бастырып,  олы тормыш юлына озаттың. Кызганыч, авыр сынаулар сине бер-бер артлы сыный торды. Ике улыңны, бер оныгыңны югалттың. Нинди генә кыенлыклар аша үтәргә туры килсә дә, син көчле булып, алга туры карадың. Без һәрчак синең белән горурланабыз. Һәр туар таңга куанып, аяк-кулларың, җаның-тәнең сызлаусыз булып, имин яшәргә язсын. Гомер бәйрәмең белән котлап,  исәнлек-саулык, бәхет-шатлык,  озын гомер кичерүеңне телибез.  
Бәйрәмеңдә иңнәреңнән кочып
Килә сине тәбрик итәсе.
Килә сиңа бәхет кенә теләп,
Матур сүзләр генә әйтәсе.
Изге теләк, җылы сүздән башка
Таба алмыйбыз олы бүләкне.
Безнең өчен бик тә кадерле син,
Бик тә якын, бик тә кирәкле.
Иң изге теләкләр белән ике киленең, оныкларың, оныкчыкларың.

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев