Югары Пәнәче авылында яшәүче Җәмил Гариф улы Шакировка 23 декабрьдә 80 яшь тула.
Гомер юлын якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык кадерле әтиебез! Безне аякка бастырып, олы юлга чыгарганчы, әни белән сиңа күп сынаулар үтәргә туры килгәндер. Әниебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, яратып-сөеп, аталарча кайгыртканың өчен зур рәхмәт сиңа, әти. Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, яшәү өлгебез. Син тормыш авырлыкларын җиңә килгәнсең, балаларыңа, туганнарыңа сабырлык үрнәге күрсәтеп яшәдең, һәрвакыт ягымлы, йомшак күңелле генә булып калмыйча, кирәк вакытта кырыс та, таләпчән дә була белдең. Эшеңдә дә син һәрвакыт үрнәк, кешеләргә ярдәмчел булдың.
Кадерле әтиебез, зур һәм якты бәйрәмең белән тәбрикләп, сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме - тормыш юлын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә шатлык белән үтәргә язсын. Киләчәктә дә балаларың, оныкларың, туганнарыңның мәрхәмәтлелеген, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, әниебез белән хәерле, тыныч тормышта гомер итәргә насыйп булсын!
Күпме генә бәхет теләсәк тә,
Бик аз булыр кебек тоела.
Нинди генә изгелекләр эшләмәдең,
Кешеләргә гомер буена!
Шуңа сине бар да яраталар,
Дус-ишләрең йөри кергәләп.
Сәламәтлек, бәхет-шатлык белән
Яшик әле, әти, бергәләп.
Иң изге теләкләр белән балаларың, киленең, оныкларың. Бу теләкләргә әниебез дә кушыла.
Нет комментариев