Югары Шепкә авылында гомер итүче Факиһа Гариф кызы Вәлишинага 15 декабрьдә 80 яшь тула.
Кадерле әнкәебез, әбиебез, сине чын күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Дөньяга килгән мизгелдән алып, инде үзебез буйга җитеп, гаилә корып, балалар, оныклар үстерсәк тә, безнең өчен балам, диеп өзелеп торучы газиз кешең булудан да зур бәхет юктыр. Син безнең гомер юлыбызда ныклы терәк. Гомер буе тынгысыз булдың, лаеклы ялга чыкканчы колхоз кырларында, фермада хезмәт куйдың. Тормыш юлыңда шатлыклар да, борчулар да җитәрлек булган. Син аларны уфтанмыйча, авырлыкларга бирешмичә күтәрә белдең, әнкәебез. Һәрберебезнең шатлык-хәсрәтен сыйдырырлык олы йөрәгең, һәммәбезгә бүлеп бирерлек җан җылың өчен, сабыр канатың белән безне ышыклап яшәвең өчен зур рәхмәт сиңа. Ходай Тәгалә сине саулыктан аермасын, аяк-кулларың беркайчан да сызламасын. Якты өебезнең утлары сүнмәсен, Ходай биргән гомерне без - балаларыңның, оныкларыңның йөрәк җылысын тоеп, саулык-сәламәтлек белән, озак еллар яшәргә язсын, кадерлебез.
Җирдә кояш балкыгандай,
Син балкыйсың безнең күңелдә.
Тормышыбыз синең белән матур,
Рәхмәтлебез сиңа гомергә.
Безнең күңел һәрчак сиңа
Тели иң изге теләк.
Җир йөзендә синнән башка
Беркем юк сөйкемлерәк.
Иң изге теләкләр белән барлык балаларың, киленнәрең, оныкларың, оныкчыкларың.
Нет комментариев