Югары Шепкә авылында гомер итүче Раббани Бәгъдәнур улы Бәгъдәнуровның 3 июльдә 80 яшьлек юбилее.
80 яшь дип, әти, уфтанма әле,
Син бит әле безгә бик кирәк.
Чәчләргә чал кереп, олыгайсак та
Син бит безгә һаман зур терәк!
Оныкларың син, дип үлеп тора,
Оныкчыклар килә тезелеп.
«Бабакай», дип зурлап дәшә алар,
Йөрәгеңнең олылыгын белеп.
Кайчак җыелышып шаулашсалар,
Авырсаң да бер сүз дәшмисең.
Әгәр шунда берсе булмаса,
Анысын да әйдә, дәш, дисең.
Уйнасыннар, дисең, бергә, әти,
Туңдырмасын, кәнфит, чупсларын
Әзерлисең алар килүгә.
Шатланалар сабыйлар да,
«Кем килгән ул безгә» , - диюгә.
Бар борчуың онытып, син дә балаларча
Шатланасың, әти, безне күрүгә.
Авылда да хөрмәтең зур синең,
Олы җанлы, сабыр булганга.
Эшне сөеп, һәрбер кешегә дә,
Яхшы киңәшеңне биргәнгә.
Һәрбер кеше өчен борчыласың,
Һәммәсенең кайгысын бүлешеп.
Йөрәгеңнән үтми калмый беркем,
Яши алмыйсың син чит итеп.
Биш балаңны үстереп,
Кеше иттегез, тигез канатта.
Беребезне югалту кайгысын да,
Кичердегез мәңге үзәктә.
Олы йөрәгеңә сыйган бар да,
Һәрберебез өчен янасың.
«Борчылма әле, әти», - дисәк тә,
«Ничек инде», - дисең җавабың.
Яшә әле, әти, безне сөендереп,
Терәк булып безгә, авырма!
Яратабыз сине, горурланабыз,
Тагын, тагын, тагын, тагын да!
Иң изге теләкләр белән балаларың Гөлфинә-Айрат, Эльвира-Айдар, Ранис-Вероника, Фәнис, әниебез Минзифа. Безнең барлык теләкләргә оныкларың, оныкчыкларың
да кушыла.
Нет комментариев