Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Югары Шепкә авылында гомер итүче Рәмзимә Әхмәтхан кызы Гатауллинага 20 майда 70 яшь тула.

20 мая 2022, 08:00

487

0

0

Югары Шепкә авылында гомер итүче Рәмзимә Әхмәтхан кызы Гатауллинага 20 майда 70 яшь тула.

Югары Шепкә авылында гомер итүче кадерле әнкәебез, әбиебез Рәмзимә Әхмәтхан кызы Гатауллинага 20 майда 70 яшь тула.
Без - өч балага әтиебез Миннеәхмәт белән әниебез корган матур тормышта, аларның ныклы таянычын, йөрәк җылыларын тоеп үсәргә насыйп булды.
Хәзерге көндә әниебез шушы тормышның нык-лы тоткасы. Гомер буе сыер савучы булып эшләп, тырыш хезмәт куйды. Бүгенге көндә дә ул безне – балалары, оныкларын җылы, якты, мул ризыклы йортыбызда һәрчак көтеп, шатланып каршы ала.
Әниебез, әбиебез, сине чын күңелебездән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Алдагы көннәреңдә дә сау-сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде, барысы өчен дә мең-мең рәхмәтләр сиңа. Сиңа исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер телибез. Картлык көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен. Безне сөендереп озын-озак яшә!
Гаилә нигезе нык син булганга гына,
Рәхмәт синең төпле сүзеңә.
Безгә булган изгелегең, игътибарың
Савап булып кайтсын үзеңә!
Алгы көннәрдә дә бәхетебез
Булсын иде тулы, түгәрәк.
Синнән җылы алып һаман шулай
Гомер кичсәк иде бергәләп.
Иң изге теләкләр белән балаларың, оныкларың. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев