Югары Шепкә авылында гомер кичерүче Минзифа Бәзгытдин кызы Бәгъдәнурованың шушы көннәрдә 80 яшьлек юбилее.
Югары Шепкә авылында гомер кичерүче Минзифа Бәзгытдин кызы Бәгъдәнурованың шушы көннәрдә 80 яшьлек юбилее.
Кадерле әнкәебез, әбиебез, тормыш иптәшем, сине чын күңелебездән гомер бәйрәмең - олы юбилеең белән котлыйбыз. Өебезнең нуры, күңелләребезнең яктылыгы, тормышыбызның яме син. Тынгысыз җанлы, сабыр һәм кешелекле, ярдәмчел һәм кунакчыл, бала җанлы һәм эчкерсез булуың, безнең шатлык-борчуларны йөрәгең аша үткәреп, киңәш-табыш, ярдәм итеп торуың өчен мең-мең рәхмәт сиңа. Һәр туар таңың шатлык белән атсын, Ходай Тәгалә саулык-сәламәтлектән аермасын, әтиебез белән бергә тигез, бәрәкәтле тормышта әле тагын бик күп еллар туган нигезебезнең җылысын сүндермичә яшәвегезне телибез, җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге юлдаш булсын сиңа. Балалар һәм онык-оныкчыклар бәхетенә сөенеп, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын.
Куанычлар гына алып килсен
80 яшең – күркәм бәйрәмең.
Сиңа бүген бүләк итәбез без
Барлык изгелекләр бәйләмен.
Сәламәтлек ташламасын сине,
Гаиләдә булсын бөтенлек.
Без телибез сиңа чын күңелдән
Озын гомер, бәхет, иминлек.
Иң изге теләкләр балаларың, кияү-киленнәрең, онык-оныкчыкларың. Безнең теләкләргә әтиебез дә кушыла.
Нет комментариев