Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Югары Шепкә авылында туып-үсеп, бүген дә шунда гомер итүче Ришат Галимҗан улы Шәрәфиевның бүген 50 яшьлек юбилее.

04 октября 2018, 13:47

830

0

0

Кадерле әтиебез, тормыш иптәшем, улым –безнең  иң якын кешебез! Сине чын күңелебездән олы юбилеең белән котлыйбыз. Әти булган өйнең нигезе нык, табыны да һәрчак түгәрәк, диләр. Без - балаларың ныклы нигезле, түгәрәк табынлы өйдә үсеп, олы тормышка аяк басабыз. Әтиебез, син безнең өчен һәрьяклап яшәү үрнәге. Йортыбызда ныклы хуҗа, нинди эшкә тотынсаң да, ялт итеп куючы оста куллы ир-ат син.  Ачык йөзле, киң күңелле, ярдәмчел, кайгыртучан әти һәм ул,  ышанычлы тормыш иптәше дә син.  Әтиебез, бер сүз белән әйткәндә, чын хезмәт кешесе син.
Без синең һәрвакыт көр күңелле, сәламәт һәм бәхетле булуыңны телибез. Аллаһы Тәгалә исәнлек-саулык, озын гомер бирсен сиңа. Җан тынычлыгы белән, якыннарың янында озак еллар гомер итәргә насыйп булсын. Бәхетең түгәрәк, саулыгың ныклы, гомер юлың бәрәкәтле булсын иде. Әле тагын күп еллар, безне сөендереп, шатланып, рәхәтлектә, муллыкта, тигезлектә яшәвеңне телибез.
Бүгенгедәй гел елмаеп яшә,
Күзләреңдә нурлар сүнмәсен.
Тормышыңда бәхет юлдаш булсын,
Авырлыклар һич тә килмәсен!
Шатлык-куанычлар, сәламәтлек
Юлдаш булсын, әти, гомергә.
Йортыбызны җылытучы учак,
Нур сибүче кояш син безгә.
Әти, гомереңдә һәрчак
Безгә үрнәк булып яшәдең.
Безнең өчен олы бәхет бит ул
Сәламәт һәм имин яшәвең.
Сине яратып, тормыш иптәшең Лилия, кызларың Эльвира- киявең Руслан, Зәлия, Камилә.
Бу теләкләргә әниең дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев