Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Югары Шепкә авылында туып үсеп, бүгенге көндә Аксарда гомер кичерүче Зөлфирә Тәүҗип кызы Абзаловага 4 августта 55 яшь тула.

03 августа 2018, 10:17

826

0

2

Якын кешебез озак еллар дәвамында сәүдә тармагында хезмәт куя. Аның һәркем белән уртак тел табып аралаша белүенә сокланырлык. Сөеклебез, сине олы бәйрәмең — 55 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларың һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен генә күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын.
55 ел узып киткән
Сизми-сизелми генә.
Тормыш юлын синең кебек
Матур үтәр кем генә!
Син бәхетле: гаиләң тигез,
Инсафлы балаларың.
Кылган гамәлләре белән
Кабатлый аналарын.
Акыллы да, сабыр да син,
Тыйнак һәм итагатьле.
Гомерең буйларына сау-сәламәт,
Булсаң иде чиксез бәхетле.
Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Илшат, балаларың Илнар-Гүзәл,  Азат-Ләйсән,
Айзат-Роза, оныкларың Зилә, Булат, Резидә, Рамазан, Ислам, Диләрә.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев