Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Югары Шепкә авылында туып үсеп, бүгенге көндә Чаллы шәһәрендә яшәүче Илгиз Салих улы Хуҗинга 5 июньдә 70 яшь тула.

03 июня 2022, 06:05

586

0

0

Югары Шепкә авылында туып үсеп, бүгенге көндә Чаллы шәһәрендә яшәүче Илгиз Салих улы Хуҗинга 5 июньдә 70 яшь тула.

Югары Шепкә авылында туып үсеп, бүгенге көндә Чаллы шәһәрендә яшәүче кадерле туганыбыз Илгиз Салих улы Хуҗинга 5 июньдә 70 яшь тула.
Гомер аты йөгәнсез. Әле кайчан гына гөрләшеп бер нигездә үскән идек. Аннан инде гаилә корулар, балалар үстерү. Торып-торып сагындыра ул еллар. Кадерле туганыбызның гомер юлы мактаулы хезмәт юлы белән үрелгән, тормышы да сокланырлык. Армия хезмәтен үтәп кайткач, Чаллыга китеп урнашты. КАМАЗ һәм кою заводларының комсомол, партком секретаре булып хезмәт куйды. Аның фоторәсеме Чаллының Мактау тактасында торды. Гаиләсенә килгән ачы кайгы-хәсрәтне дә көчле рухлы булуы аркасында җиңә алды. Үрнәк гаиләдә балалар тәрбияләп үстерделәр, хәзер оныкларына сөенеп туя алмыйлар. Абыебыз без – туганнары өчен зур киңәшче, терәк. Олы йөрәкле, киң күңелле ул.
Кадерле туганыбыз, сине ихлас күңелебездән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, тигез бәрәкәтле тормыш телибез. Балаларыгыз, оныкларыгызның җан җылысын тоеп, аларның бәхетләренә сөенеп, дистәләргә дистәләрне кушып, шатлыкларга төренеп гомер итәргә насыйп булсын.
Олы синең биргән киңәшең,
Туры синең әйткән сүзләрең.
Шатлык, сөенечтән генә торсын
Син үтәсе гомер юлларың.
Иң изге теләкләр белән энең Марсель, сеңелләрең Илгизә, Илзирә гаиләләре, балалар, оныклар исеменнән энең Марат.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев