Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Югары Шепкә авылында яшәүче апабыз Минзәлия Габбас кызы Низамиеваның 24 мартта туган көне. Апа! Сине 55 яшьлек юбилеең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз.

20 марта 2020, 08:36

757

0

1

Киң күңелле, ярдәмчел, безнең өчен өзелеп торучы апабыз! Син һәрвакыт кешеләргә бары яхшылык кына телисең. Күңелең чиста, саф, керсез. Намуслылык, гадилек, тырышлык - сине бизәүче асыл сыйфатлар. Һәрвакыт шундый булып кал. Киләчәктә дә балаларыгызның игелеген күреп, кадер-хөрмәттә, булганына шөкер кылып, җизни белән бер-берегезне аңлап, бер-берегезгә терәк-таяныч булып, саулык-сәгадәттә озын гомер кичерүегезне теләп калабыз.
Әнием кебек якын Минзәлия апам,
Ягымлы йөзле, йомшак сүзле син!
Кечкенәдән синең назың тоеп,
Җылылыгың тоеп үстем мин!
Котлы булсын, апа, юбилеең,
Гомерең үтсен шатлыкта.
Кайгы күрмә, чирне белмә,
Һич бирешмә картлыкка.
Язмыш җиле кайчак бәрелсә дә,
Кагылса да көзге кыраулар
Сынмадың син, сыгылмадың да,
Булсалар да авыр сынаулар.
Иң изге теләкләр белән сеңлең Раушания, Илдар, Рушат, Алия. Шулай ук энең Ринат гаиләсе дә бу  теләкләргә кушыла.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев