Югары Шепкә авылында яшәүче Флүрә Габдрахман кызы Бәзгытдинованың 1 августта туган көне.
Кадерлебез, сине чын күңелебездән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Өебезнең нуры, күңелләребезнең яктылыгы, тормышыбызның яме син! Күпләр сокланырлык үрнәк хезмәт һәм тормыш юлы үттең, без - балаларыңны гадел, тәрбияле итеп үстердең, кеше иттең. Барысы өчен дә синең алда башыбызны иябез, әни! Бүген сиңа оныкларың, оныкчыкларың, яратып, дәү әниебез, дип торалар. Сиңа озын гомер, бәхет, җан тынычлыгы,сәламәтлек, балалар шатлыгы, күңел тынычлыгы телибез. Кыенлыкларга бирешми, һаман шулай көчле рухлы, ярдәмчел һәм изге күңелле булып кал. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең аяз, гомер юлың озын, көннәрең шатлыклы булсын. Безнең күңелләргә ямь өстәп, әтиебез белән тигезлектә, имин тормышта безне куандырып озын-озак яшәгез әле.
Зәңгәр күктә кояш мәңге балкыр,
Кошлар сайрар, очар күбәләк.
Теләгебез: тыныч тормыш сиңа,
Озак яшик әле бергәләп.
Гомерең матур узсын, әни,
Кайгы-хәсрәт килә күрмәсен.
Йөзең һаман аяз, көләч булсын,
Күзләреңнең нуры сүнмәсен.
Иң изге теләкләр белән кызың Ләйсән, киявең Илдар, оныкларың Алинә, Лилиана. Безнең теләкләргә барлык балаларың, килен-кияүләрең, оныкларың, әтиебез дә кушыла.
Нет комментариев