Югары Шепкә авылында яшәүче Фәния Салих кызы Мостафинаның бу көннәрдә 80 яшьлек юбилее.
Кадерле әниебез, әбиебез, сине гомер бәйрәмең белән чын күңелдән котлап, иң изге теләкләрне юллыйбыз.
Бәхетле кешегә олуг юбилейлар
насыйп була,
Матур булып олыгаеп, җитмеше,
сиксән, туксан тула.
Быел безнең әнинең дә юбилее -
сиксән яше,
Әниебез безнең өчен иң кадерле,
изге кеше.
Тәрбияле, тыйнак, уңган, булганына
шөкер итә,
Күпне өмет итми генә, сабыр гына
тормыш көтә.
Балачактан әниебез күпне күргән,
күп кичергән,
Әти белән тормыш корып,
биш бала сөеп үстергән.
Куркытмаган әниебезне авылдагы
авыр хезмәт,
Күрше-тирә, авылдашлар күрсәтәләр
аңа хөрмәт.
Хәзер инде әниебезнең оныклары
гаилә кора,
Сигез оныкчыгы туган,
тиздән алар җитәр буйга.
Оныкчыклар туенда да булсын, әни,
урының түрдә,
Гомер атың арымыйча, йөзгә кадәр
торсын үрдә.
Син булганда авыл да бар,
туган йортыбыз да исән.
Ялгышмабыз син ул - әни,
безнең терәгебез, дисәк.
Ә без сиңа озак еллар, әни, диеп,
сөеп дәшик,
Балаларың, оныкларың белән
бергә гөрләп яшик.
Иң изге теләкләр белән 5 балаң, килен-кияүләрең, оныкларың һәм оныкчыкларың.
Нет комментариев