Югары Шепкә авылында яшәүче Галимҗан Шакир улы Бәдертдиновны 75 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.

Югары Шепкә авылында яшәүче кадерле әтиебез, бабабыз, тормыш иптәшем Галимҗан Шакир улы Бәдертдиновны 75 яшьлек күркәм юбилее белән котлыйбыз.
Кадерлебез, гаиләңне, балаларыңны җил-яңгырдан саклаучы, ныклы терәк була белүче ата, ышанычлы тормыш юлдашы син. Эш сөючән, тырыш, гадел булуың белән һәрберебезгә өлге. Син – нигезебезнең тоткасы, өебезнең яме. Киләчәктә дә әниебез белән тигезлектә, саулыкта, бәрәкәтле тормышта, балалар, оныклар бәхетенә төренеп, тагын озак еллар яшәргә язсын! Гомер көзләрең мул, сыйлы, бәрәкәтле, шифалы булсын.
Котлы булсын туган көнең,
Шатлык балкып торсын йөзеңдә.
Безнең өчен һәрчак кадерле син,
Рәхмәт, әти, барысы өчен дә.
Бүгенгедәй гел елмаеп яшә,
Күзләреңдә нурлар сүнмәсен.
Тормышыңда бәхет юлдаш булсын,
Авырлыклар һич тә килмәсен!
Иң изге теләкләр белән балаларың Зөлфия,
Нурсил, Ленар, киявең Радик, киленнәрең Резедә, Динара, оныкларың Алинә, Айгөл, Рузилә, Шамил,
Надир. Безнең теләкләргә әниебез дә кушыла.
Нет комментариев