Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Югары Шепкә авылында яшәүче Гөлфия Нурулла кызы Бәдертдинова 27 майда гомер бәйрәмен билгеләп үтә.

27 мая 2021, 15:33

470

0

0

Югары Шепкә авылында яшәүче  Гөлфия Нурулла кызы Бәдертдинова 27 майда гомер бәйрәмен билгеләп үтә.

Югары Шепкә авылында яшәүче кадерле кешебез - Гөлфия Нурулла кызы Бәдертдинова 27 майда гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Без аны барлык якыннары бу күркәм көн белән чын күңелдән тәбрик итәбез.
Сөекле кешебез!
Син безнең һәрберебез өчен бу дөньяның нуры, яме, гаме. Син туган йортыбызны җылытып торучы якты кояш, урынлы киңәшләрең белән яшәү көче бирүче ныклы терәк. Тормышыбызны түгәрәк итеп яшәвең, назлы күз карашларың өчен мең рәхмәт сиңа! Беркайчан да хезмәттән, якыннарыңа, кешеләргә ярдәм кулы сузудан авырыксынмадың. Озак еллар авыл янәшәсендәге кирпеч заводында хезмәт куеп, лаеклы ялга чыктың, сине хезмәттәшләрең дә, авылдашлар да һәрчак үз итте. Алга таба да сиңа аяз күк йөзе, шомырт чәчкәседәй ак бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел син. Киләчәктә дә олы йөрәкле булып кал. Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер ит.
Тормыш юлың һәрчак балкып торсын,
Ягымлы, шат булсын күңелең.
Озын гомер, бәхет-шатлык белән
Бер кайгысыз үтсен гомерең.
Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә
Картаерга бер дә ашыкма.
Ихлас теләкләр белән тормыш иптәшең Гыйльмехан, кызларың Гөлнара, Гүзәл, оныкларың Камил, Азалия,
Аделина.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев