Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Югары Шепкә авылында яшәүче Гөлфия Нурулла кызы Бәдретдинованың 27 майда гомер бәйрәме - туган көне.

28 мая 2020, 14:52

385

0

0

Кадерлебез! Сине чын күңелдән гомер бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Әтиебез Гыйлемхан белән без - ике кызыгызны пар канатлы, бәхетле гаиләдә үстереп, олы тормыш юлына бастырдыгыз. Барысы өчен дә чиксез рәхмәт сиңа, әниебез! Без хәзер үзебез әни булгач, баланың нинди газиз, кадерле булуын бөтен тирәнлеге белән аңладык. Чынлап та, бала - гомернең һәр мизгелен сөенеч, шатлык  белән тутыручы бит ул. Ә алга таба без сиңа, кадерле әниебез, балалар һәм оныкларыңның игелеген күреп, шатлык-куанычта яшәвеңне генә телибез. Әтиебез белән гомер ахырынача пар канатлы булып, чөкердәшеп яшәгез. Син - безнең өчен  һәркөнне күңел җылылыгы бирүче, киләчәккә өмет, ныклык, таяныч булучы, безне бер түгәрәк өстәл янына туплаучы киң күңелле кеше. Син - оныкларыңның яраткан дәү әнисе дә. Туган көнең уңаеннан сиңа теләкләрнең бары изгесен, бары яктысын  юллыйбыз, сәламәтлек беркайчан да ташламасын үзеңне.
Котлы булсын, әни, туган көнең,
Матур булып атсын таңнарың.
Рәхәт яшә, игелеге кайтсын
Син үстергән һәрбер  баланың.
Ак бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек – үзе бәхет бит ул,
Ходай шуннан мәхрүм итмәсен.
Иң изге теләкләр белән кызларың Гөлнара, Гүзәл, оныкларың Азалия, Камил, Аделина. Бу теләкләргә әтиебез дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев