Югары Шепкә авылында яшәүче Гөлфия Нурулла кызы Бәдретдинованың туган көне.
Югары Шепкә авылында яшәүче кадерле әниебез, әбиебез, тормыш иптәшем Гөлфия Нурулла кызы Бәдретдинованы чын күңелебездән туган көне белән котлыйбыз.
Син олы йөрәкле, сөйкемле, ачык мөлаем йөзле, нур балкып торган кеше! Без һәрчак синең белән горурланабыз һәм сине бик яратабыз. Әтиебез белән йортыбызның нуры, тормышыбыз терәге, таянычы булып тагын озак еллар бергә-бергә яшәргә насыйп булсын иде. Һәр туар таңга куанып, аяк-кулларың, җаның-тәнең сызлаусыз булып, имин яшәргә язсын. Сиңа исәнлек-саулык, бәхет-шатлык, күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә-сүрелмичә, без – балаларың, оныкларыңа яшәеш чыганагы булып, әтиебез белән тигез озын гомер кичерүегезне телибез. Туачак ал таңнарың шатлык белән башлансын, киләчәк һәрбер көнең бәхет алып килсен иде. Шушы якты көннәрдә, зәңгәр аяз күкләрдә сикәлтәсез гомер сукмагында атларга язсын.
Тормышыбыз матур һәм түгәрәк,
Көннәр якты, нурлы син барда.
Безнең өчен синнән кадерлерәк
Беркем дә юк, әни, дөньяда!
Гомерең матур узсын, әни,
Кайгы-хәсрәт килә күрмәсен.
Йөзең һаман аяз, көләч булсын,
Күзләреңнең нуры сүнмәсен.
Иң изге теләкләр белән кызлырың Гөлнара, Гүзәл, оныкларың Камил, Азалия, Аделина.
Безнең теләкләргә әтиебез дә кушыла.
Нет комментариев