Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Югары Шепкә авылында яшәүче Изаил Миңнехан улы Миңнехановның бу көннәрдә 80 яшьлек юбилее булды.

26 февраля 2021, 09:00

427

0

0

Югары Шепкә авылында яшәүче Изаил Миңнехан улы Миңнехановның бу көннәрдә   80 яшьлек юбилее булды.

Кадерле әтиебез, бабабыз, син безнең өчен иң якын, иң кадерле кеше. Гомерең буе хәләл  көчең белән тырышып  яшәдең. Тормыштан тәм табып, гаиләңне җил-яңгырдан саклап, якыннарыңа ныклы терәк, авырлыклар килгәндә таяныч булып гомер кичерәсең. Барысы өчен дә олы рәхмәтләребезне җиткерәбез сиңа. Күркәм бәйрәмең белән котлап, сиңа иң изге, иң матур теләкләребезне юллыйбыз. Гомер көзләрең мул, сыйлы, бәрәкәтле, шифалы булсын. Изге күңелең картаймасын, бәхет-шатлык, куанычлар килеп торсын, безне сөендереп, озын-озак гомер кичерергә насыйп булса иде. Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балаларыңның, оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен генә күреп, бәхетле гомер кичерүеңне телибез. Безгә алтын киңәшләреңне биреп, туган йортыбызның утын сүндермичә, нигезебез хуҗасы булып озак яшә әле.
Син бәхетле булсаң, без бәхетле,
Без бәхетле булсак, син тыныч.
Гомереңнең һәрбер көне бәйрәм,
Һәр минуты булсын куаныч.
Син бит безнең өчен җылы кояш,
Синнән нурлар алып яшибез.
Озак яшә, картаюны белмә,
Иң кадерле, газиз кешебез!
Иң изге теләкләр белән кызларың-кияүләрең, оныкларың, оныкчыкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев