Югары Шепкә авылында яшәүче кадерле киленебез Люция Мөнәвир кызы Сафиуллинаны чын күңелебездән матур бәйрәме - 50 яшьлек юбилее белән тәбрик итәбез.

Яраткан киленебез Люция, һәркемгә ярдәмчел, гаҗәеп сабыр, киң күңелле кеше син. Тормыш иптәшең Флүр белән балаларыгызга яхшы тәрбия бирдегез, тормыш юлында да тигез, матур гомер кичерәсез. Гаиләгезнең уңган хуҗабикәсе, энебезгә яхшы тормыш иптәше, балаларыңа үрнәк әни, туганнарга һәрчак җылы мөнәсәбәт күрсәтүче олы җанлы, илаһи зат син. Синең кебек миһербанлы, саф күңелле кешеләр бик сирәк. Киләчәктә дә исән-сау булып, балаларыгыз, оныкларыгыз белән йортыгыз тулып, гөрләп торсын иде. Тормышыгыз мул, шатлык-куанычларга бай булсын. Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, балаларың, оныкларыңның күңел жылысын тоеп, бары игелекләрен күреп, тигез бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез.
Котлы булсын туган көнең,
Күңелеңдә өмет сүнмәсен.
Бәхетле бул! Синең бәхетеңә
Беркайчан да күзләр тимәсен.
Шат елмайган нурлы йөзеңнән,
Өмет чаткылары сүнмәсен.
Бу юбилей әле тагын бер баскыч,
Биеклеккә барган юлларда.
Сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар
Юлдаш булсын бик күп елларга.
Иң изге теләкләр белән туганнарың
Разия-Назиф, Зөлфирә-Илшат, Рәйхат-Мөсфирә. Бу матур теләкләргә әниебез дә кушыла.
Нет комментариев