Югары Шепкә авылында яшәүче кадерле кодагыебыз Люция Мөнәвир кызы Сафиуллинаны чын күңелдән 50 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.

Кадерле кодагыебыз, сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Балаларың, оныкларыңның бары шатлыклы хәбәрләрен генә ишетеп, аларның уңышларына куанып, туганнарыңның җан җылысын тоеп, һәрвакыт үзеңнең кирәклегеңне, кадерле икәнеңне тоеп яшә. Һәр мизгел сиңа шатлык кына алып килсен. Гомернең язлары, җәйләре сизелмәгән кебек, көзләрнең дә һәр мизгеле тансык, шатлык-куанычларга бай булсын. Синең йөзеңдә бәхет чаткылары сүнмәсен, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы булсын. Нурлы йөзеңнән ягымлы елмаю югалмасын.
Еллар үтә торсын, сулар аксын,
Шатлык белән килсен яңасы.
Без телибез алда гомерләрнең
Бәрәкәтле, якты, нурлысын.
Таң нурлары булып йортыгызга
Ак бәхетләр генә сибелсен.
Түп-түгәрәк булсын тормышыгыз,
Юлларыгыз гөлгә күмелсен.
Иң изге теләкләр белән кодаң Альфред, кодагыең Гөлсинә һәм Илдар.
Нет комментариев