Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Югары Шепкә авылында яшәүче кадерле әти-әниебез, яраткан әби-бабабыз Гөлфия Нурулла кызы белән Гыйльмехан Сәгъди улы Бәдретдиновларның бергә гаилә корып яши башлауларына 6 ноябрьдә 45 ел тула.

05 ноября 2020, 09:50

573

0

0

Кадерлеләребез, сезне чын күңелебездән сапфир туегыз белән котлыйбыз. Шушы еллар дәвамында сез безгә тугрылык, дуслык, бер-берегезне аңлап, хөрмәт итешеп яшәвегез белән үрнәк булып торасыз. Янәшәбездә сезнең кебек әти-әниебез булу белән без чын-чынлап бәхетле. Киләчәктә дә тормышны ихлас яратып, бер-берегез йөрәгенә яшәү дәрте өстәп, матур гомер кичерегез. Шатлык-куанычларны бергә уртаклашып, пар канат булып озак яшәсәгез иде. Сезгә булган рәхмәтләребезне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел. Безнең өчен һәрчак үрнәк сез, һәрчак терәк сез, һәрчак кирәк сез. Кояштай озын гомер, нык сәламәтлек, чиксез шатлык-куанычлар, парлы гаилә бәхете телибез.
Безнең күңелләрне куандырып,
Парлы булып, матур торыгыз.
Якты маягыбыз булып балкып,
Җылы кояшыбыз булыгыз.
Тәрәзәләрдә утлар балкып янсын,
Гөрләп торсын иде нигезебез.
Сагынып көтсен иде безне газиз әти,
Өзелеп көтсен газиз әниебез.
Иң изге теләкләр белән кызларыгыз Гөлнара, Гүзәл, оныкларыгыз Камил, Азалия, Аделина. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев