Югары Шепкә авылында яшәүче кадерле әтиебез, бабабыз, тормыш иптәшем Гыйльмехан Сәгъди улы Бәдретдиновны туган көне белән котлыйбыз.

Гаиләне, балаларны җил-яңгырдан саклаучы, ныклы терәк була белүче ата, ышанычлы тормыш юлдашы син. Эш сөючән, тырыш, гадел булуың - һәрберебезгә өлге. Җан җылың белән йөрәгебезне җылытып, безнең өчен ут йотып яшисең. Син – нигезебезнең тоткасы, өебезнең яме. Синең җылы канатыңа сыенып яшәвебез белән без чиксез бәхетле. Киләчәктә дә исәнлектә-саулыкта, тигезлектә, безгә ышанычлы терәк-таяныч булып гомер кичерергә язсын. Алдагы тормышың да бүгенгедәй матур, бәрәкәтле, нигезебезнең учагы һәрчак җылы, нурлы һәм кунакчыл булсын. Әниебез белән тигезлектә, саулыкта, муллыкта гомер кичерергә, балалар, оныклар бәхетенә төренеп тагын озак еллар яшәргә язсын!
Котлыйбыз, әти, туган көнең белән,
Шау чәчәкле айда тугансың.
Шуңа күрәдерме ягымлы да,
Тырыш һәм гадел булгансың.
Бездән сиңа шушы изге теләк –
Борчу күрми, яшә гомергә.
Кайгы-хәсрәт күрми, тыныч кына
Яшик әле алда гел бергә.
Иң изге теләкләр белән кызларың Гөлнара, Гүзәл,
оныкларың Камил, Азалия, Аделина.
Безнең теләкләргә әниебез дә кушыла.
Нет комментариев